news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Киров өлкәсе Исаково авылында яңа мәчет ачылды

Киров өлкәсенең Малмыж районы Исаково авылында 17 сентябрьдә тантаналы рәвештә мәчет ачылган. Уңайлыклары булган яңа бер катлы мәчет Исаково авылы халкы инициативасы белән төзелгән.

Авылда яшәүчеләрнең төп өлешен тарихи рәвештә татар-мөселманнар тәшкил итә. Ачылу тантанасына барлык авыл халкы һәм, нинди конфессиядә булуына карамастан, күпсанлы кунаклар җыелган. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте яза.

Киров өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе имам-мөхтәсибе Нияз Кашапов Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе мөфти шәех Равил Гайнетдингә, Аллаһ ризалыгы өчен башкарылган изге эштә катнашкан барлык кешегә – авыл халкы, меценатлар, даими рәвештә элемтәдә булган Россия мөселманнары Диния нәзарәте Эчке эшләр департаменты җитәкчесе Наил Шакировка һәм «Зәкят» хәйрия фонды вәкилләренә чын күңелдән рәхмәт белдерде.

Мөфти Равил Гайнетдиннең Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Мөнир Беюсов Россия мөселманнарының рухи лидеры исеменнән сәламләү сүзләрен җиткерде. Мәчет төзелешендә катнашкан меценат, хәйрияче һәм активистларга Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең Рәхмәт хатларын тапшырды. Шулай ук Киров өлкәсе Диния нәзарәтеннән дә Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Россия Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, хөрмәтле кунаклар арасында Татарстанның Балтач мәдрәсәсе директоры Рамил хәзрәт Бикбаев, Малмыж районы башлыгы Эдуард Симонов, Әҗем авыл җирлеге башлыгы Римма Хәйретдинова, җәмәгатьчелек һәм мөселман руханилары вәкилләре булган.

autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100