news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Киров өлкәсеннән килгән пассажир Татарстанда юл һәлакәтендә үлгән

«Форд» һәм унынчы модельле «Лада» автомобильләре кара-каршы бәрелешкән.

Киров өлкәсеннән килгән пассажир Татарстанда юл һәлакәтендә үлгән
очевидцы

(Казан, 24 март, «Татар-информ»). Татарстанда җиңел машиналар кара-каршы бәрелешү аркасында, Киров өлкәсеннән килгән «унлы» автомобиленең пассажиры үлгән. Бу турыда шаһитлар хәбәр итә.

«6.00 сәгатьтә Казан–Ульяновск юлында «Форд» һәм унынчы модельле «Лада» автомобильләре кара-каршы бәрелешкән», дип сөйләде шаһитлар.

Автомобильләр зур тизлектә хәрәкәт иткән, дип фаразлана. Бәрелешү аркасында «Лада» автомобиле капотсыз калган. Чит ил машинасына да җитди зыян килгән.

Юл-транспорт һәлакәтендә «унлы» автомобиленең пассажиры үлгән. Беренчел мәгълүмат буенча, тагын берничә кеше имгәнгән. Төгәлрәк мәгълүмат аныклана.

news_right_1
news_right_2
news_bot