news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Киров өлкәсенең мәдәни делегациясе Тинчурин театрында булып китте

Кунакларны Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин һәм К.Тинчурин театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов озатып йөрде.

(Казан, 25 декабрь, “Татар-информ”). Бүген К.Тинчурин театрында Киров өлкәсе мәдәният министры Андрей Скальный җитәкчелегендәге делегация булып китте, дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте. Делегация составында мәдәният министры урынбасары Анна Шакина, Киров өлкәсенең С.М.Киров исемендәге драма театры директоры Татьяна Черанева, әлеге театрның сәнгать җитәкчесе Константин Солдатов һәм Вятка филармониясе директоры Эльвира Раскопина да булган.

Кунакларны ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин һәм К.Тинчурин театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов озатып йөргән. Делегация вәкилләренә театр бинасы буйлап экскурсия үткәрелгән, аның эшчәнлеге турында мәгълүмат ирештерелгән. Очрашуда гастрольләр алмашу турында да сүз булган.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100