news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Киров өлкәсендә юл һәлакәтендә биш кеше, шул исәптән бала үлгән

Һәлакәт кичә кичке җиде тирәсендә Гребенки авылы тирәсендә булган.

(Казан, 21 апрель, “Татар-информ”). Киров өлкәсендә коточкыч юл-транспорт һәлакәтендә биш кеше, шул исәптән бер баланың гомере өзелгән, дип хәбәр итә ТАСС.

Якынча мәгълүматларга караганда, кичә кич Гребенки авылы тирәсендә җитди һәлакәт булган. “Фольксваген” автомобиле йөртүчесе идарәне югалткан һәм “Лада” автомобиле белән маңгайга-маңгай бәрелешкән.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә “Лада” йөртүче һәм аның дүрт пассажиры һәлак булган. Алар арасында 12 яшьлек бала да бар.

Массакүләм мәгълүмат чаралары хәбәрләре буенча, чит ил автомобиле белән идарә итүче машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән булган.

news_right_1
news_right_2
news_bot