Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Киров өлкәсендә «Уйнагыз, гармуннар» фестиваль-конкурсы узды
Катнашучылар «Иң яхшы баянчы», «Иң яхшы гармунчы», «Иң яхшы инструменталь ансамбль», «Иң яшь башкаручы», «Вокал», «Халык биюе» номинацияләрендә көч сынашты.
(Казан, 22 март, «Татар-информ»). 20 мартта Киров өлкәсе татарларының мәдәни-мәгърифәт иҗтимагый оешмасы тарафыннан өлкәнең Вятскополянский районы Кызыл Алан бистәсенең «Домостроитель» мәдәният һәм ял үзәгендә VIII Төбәкара «Уйнагыз, гармуннар» фестиваль-конкурсы узды.
Фестивальдә Татарстан Республикасы Кукмара районыннан, Киров өлкәсенең Вятскополянский районыннан 137 конкурсант катнашты, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы.
Катнашучылар түбәндәге номинацияләрдә көч сынашты: «Иң яхшы баянчы», «Иң яхшы гармунчы», «Иң яхшы инструменталь ансамбль», «Иң яшь башкаручы», «Вокал», «Халык биюе».
Татарстан Республикасы Кукмара балалар музыка мәктәбенең «Шаян егетләр» яшь гармунчылар ансамбле Гран-при яулады һәм Бөтендөнья татар конгрессының махсус бүләгенә лаек булды.
Жюри эшендә Бөтендөнья татар конгрессының баш референты Ләйсән Галимова һәм Мәдәният өлкәсендә инновацияләр кертү һәм традицияләрне саклау буенча ресурс үзәгенең халык иҗатын үстерү бүлеге мөдире Лилия Җиһаншина катнашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз