news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

^Киров өлкәсендә Татар мәдәнияте көннәре дәвам итә

^Киров өлкәсендә Татар мәдәнияте көннәре дәвам итә

(Казан, 2 март, «Татар-информ», Гөлназ Шәйхи). “Татарстан – Вятка – Бердәм Россия” дигән девиз астында 2006 елның 1-9 март көннәрендә Киров өлкәсендә Татар мәдәнияте көннәре үткәрелә. Шул уңайдан 1 март көнне Казан шәһәре һәм Татарстан республикасы районнарыннан бер төркем делегация Киров өлкәсенең Көлмез шәһәренә барды. Татарстанның Балтач районы иҗат коллективлары, Бәширә Насыйрова, Айрат Габдуллин, язучылар Гарифҗан Мөхәммәтшин, Бикә Рәхимова Көлмез шәһәренең татар җәмәгатьчелеге, татар мәктәбе укытучылары һәм укучылары белән очрашты. Кичен Көлмез шәһәре мәдәният йортында тантаналы очрашу һәм концерт булды.

Бүген шундый ук тантаналар өлкәнең Малмыж шәһәрендә узачак. Арча районы иҗат коллективлары, республикабызның сәнгать осталары Рамил Курамшин, Лилия Муллагалиева, Рафинат Халиков, Рәсим Мәһдиев, язучылар Дания Гайнетдинова, Мөсәгыйт Хәбибуллин, Госман Садә татар җәмәгатьчелеге, татар мәктәбе укытучылары һәм укучылары белән очрашачак.

Татар мәдәнияте көннәре 3 март көнне Сосновка шәһәрендә, ә 4 нче март көнне Кировта дәвам итәчәк.

Ә 9 мартта татар мәдәнияте көннәре уңаеннан, Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев җитәкчелегендәге делегация Нократ Аланында булыр дип көтелә. Анда тантаналы утырыш һәм республиканың сәнгать осталарының Гала-концерты узачак. Концерт өлешендә “Казан” бию коллективы, “Казан нуры” оркестры, “Айгөл” җыр ансамбле, Резеда Галимова, Айдар Габдинов, Вил Усманов, Рөстәм Закиров, Илфат Абдрахманов һ.б чыгыш ясаячак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100