news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Киров өлкәсендә “Татар кызы” исеменә лаек булучы билгеле

18 яшьлек Айсылу Әхмәтшәрәфова “Татар кызы-Киров” исеменә лаек булды.

Киров өлкәсендә “Татар кызы” исеменә лаек булучы билгеле
tatar-congress.org

(Казан, 29 апрель, "Татар-информ"). 27 апрельдә Киров өлкәсенең “Татар кызы” бәйгесе җиңүчесен ачыкладылар. 18 яшьлек Айсылу Әхмәтшәрәфова “Татар кызы-Киров” исеменә лаек булды. Казанда узучы халыкара бәйгенең ярымфиналында Киров өлкәсен нәкъ менә ул тәкъдим итәчәк.

Татар телен иң камил белүче Руфинә Зиатдинова шулай ук диплом белән бүләкләнде.

Нократ Аланы мәдәният йорты сәхнәсендә төрле районнардан килгән 5 кыз үз осталыкларын күрсәтте. Чараның конкурс программасы кызлар белән танышу, дефиле, интеллектуаль бәйге, иҗади һәм кулинар бәйгеләрне үз эченә алды. Жюри гореф-гадәтләрне белү, татар телендә аралашу дәрәҗәсен, тормышка карашларын, кызларның мөлаемлыгын бәяләде.

Конкурс зур концерт — күңел ачу программасы белән үрелеп барды. Конкурс нәтиҗәләре буенча һәр кызга шулай ук номинация тапшырылган иде. 

news_right_1
news_right_2
news_bot