news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Киров өлкәсендә шагыйрь һәм әдәби тәнкыйтьче Рафаэль Сибатны искә алдылар

Якташлары һәм Казаннан килгән язучылар Рафаэль Сибатның туган авылы Түбән Шөндәге каберен зиярат кылды.

Киров өлкәсендә шагыйрь һәм әдәби тәнкыйтьче Рафаэль Сибатны искә алдылар
tatar-congress.org

(Казан, 16 ноябрь, "Татар-информ"). Киров өлкәсенең Урта һәм Түбән Шөн авылларында шагыйрь һәм әдәби тәнкыйтьче Рафаэль Сибатны искә алу чаралары узды. Бу турыда "Бөтендөнья татар конгрессы" матбугат хезмәте хәбәр итә.

Якташлары һәм Казаннан килгән язучылар Фоат Галимуллин, Йолдыз Шәрапова, Язучылар берлеге рәисе урынбасары Раил Гатауллин Рафаэль Сибатның туган авылы Түбән Шөндәге каберен зиярат кылды.

Рафаэль Сибат эшләгән Урта Шөн авылында аның истәлегенә кичә узды. Кичәдә язучылар, мәктәп укучылары, Татар конгрессы һәм өлкәнең мәгариф бүлеге вәкилләре катнашты.

news_right_1
news_right_2
news_bot