news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Киров өлкәсендә Сабан туе-2017 абсолют батырын бүләккә тәхет көтә

Киров өлкәсендә яшәүче агач остасы Сабан туе батырына быел тәкә тапшырмаска тәкъдим итә, бүләкне ул үзе әзерләгән.

(Казан, 3 февраль, "Татар-информ"). Киров өлкәсенең Нократ Аланы районы агач остасы Николай Ржавин быел Сабан туе батырына бүләккә тәхет ясап бүләк итәргә ниятли. Бу хакта өлкәнең “Нократ” телеканалы хәбәр итә.

Узган елның 16 июлендә оста районның Сосновка шәһәрендә уздырылган өлкә Сабан туенда беренче тапкыр катнашкан булган. Киров өлкәсендә яшәүче төрле милләтләрнең традицияләрен тәкъдим итүче һәм халык һөнәрчелеге күргәзмәсендә ул үзенең дә хезмәтләрен күрсәткән.

Николай Ржавин балта осталыгына әтисеннән өйрәнгән булган, җиһазлар фабрикасында эшләп лаеклы ялга чыккан. Хәзер өендә агачны уеп бизәп, урындыклар, эскәмияләр, тәрәзәләргә һәм көзгеләргә йөзлекләр, шкафлар, тартмалар, тумбалар кебек төрле җиһазлар ясый. Үткән ел Сабан туенда халыкта бигрәк тә тәхет кәнәфи зур кызыксыну уяткан. Кешеләр аңа утырып фотога төшәргә чират торган.

Оста быел да Сабан туена барырга әзерләнә һәм татар көрәшендә җиңгән батырга тәкә урынына тапшырыр өчен күчтәнәч әзерли. Аңа ул үзе ясаган тәхет бүләк итәргә җыена. Тәхеткә “Батыр” дип язып куячагын әйтә.

news_right_1
news_right_2
news_bot