news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Киров өлкәсендә "Нократ моңнары" VI Төбәкара татар җыр һәм бию бәйге-фестивале үтәчәк

Фестивальдә ел саен Киров өлкәсеннән генә түгел, күрше Татарстан районнарыннан да татар җыр һәм бию ансамбльләре катнаша.

(Казан, 31 гыйнвар, “Татар-информ”). 19 мартта Киров өлкәсендә татар халык җыр һәм биюләренә багышланган “Нократ моңнары” VI Төбәкара бәйге-фестивале үтәчәк. Малмыж шәһәренең Мәдәният һәм ял үзәгендә узачак милли сәнгать бәйрәме Бөтендөнья татар конгрессы, Киров өлкәсенең Татар милли-мәдәни мохтарияте тарафыннан оештырыла, дип хәбәр итәләр татар мохтариятеннән.

Ике – вокал һәм бию жанрлары номинацияләрендә, шулай ук төрле яшь категорияләрендә үткәрелүче бәйгедә соло чыгышлар, ансамбльләр башкаруында халык җырлары, классик композиторларның һәм заманча композиторларның әсәрләре тәкъдим ителәчәк.

Киров өлкәсендә бүген 45 меңгә якын татар кешесе гомер кичерә. Татарларның күпчелеге Киров, Нократ Аланы, Сосновка, Малмыж шәһәрләрендә гомер кичерә. “Нократ моңнары” фестивалендә ел саен Киров өлкәсеннән генә түгел, күрше Татарстан районнарыннан да татар җыр һәм бию ансамбльләре катнаша. Бигрәк тә Балтач районы егетләре һәм кызлары һәрвакыт җиңүләр яулап кайта.

news_right_1
news_right_2
news_bot