news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Киров өлкәсендә хәнәфи мәзһәбе һәм татарларның милли үзаңы турында сөйләячәкләр

Семинар рәвешендәге җыелыш Киров шәһәренең Нократ Җәмигъ мәчетендә оештырыла.

(Казан, 21 февраль, “Татар-информ”). 25 февральдә Киров өлкәсенең Диния нәзарәте “Исламда хәнәфи мәзһәбе һәм татар халкының милли үзаңы. Балаларны тәрбияләүдә хатын-кызның роле” дип исемләнгән семинар уздыра, дип хәбәр итә Киров өлкәсе татарларының “Яшьлек” оешмасы.

Семинарны өлкә мөфтие Зөфәр хәзрәт Галиуллин, Диния нәзарәте вәкилләре, Казаннан Россия ислам институты һәм КФУ доценты Резеда Сафиуллина үткәрер дип көтелә.

Семинар Киров шәһәренең Нократ Җәмигъ мәчетендә оештырыла. Бу көнне биредә рәссам Әдһәм Шәфиевнең “Татар һәм мөселман орнаментлары” күргәзмәсе дә ачылачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100