news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Киров өлкәсе Татар конгрессы рәисе Равил Нургалиевка 14 буын шәҗәрәсен төзеп бүләк иттеләр

Өлкәнең корал заводы директоры Равил Нургалиев җитәкләгән Татар конгрессы узган ел гына төзелгән иде.

(Казан, 17 ноябрь, “Татар-инфом”, Лилия Гаделшина). Киров өлкәсе татарлары өлкәнең Татар конгрессы рәисе Равил Нургалиевка 14 буын нәсел шәҗәрәсен төзеп бирде. Шәҗәрәне Равил әфәнденең кулына Нократ Аланы районы Иске Пенәгәр авылы мәчете имамы Зыятдин хәзрәт Нәҗметдинов тапшырды.

“Равил Нургалиев Киров өлкәсе татарлары арасында хөрмәтле шәхес. Аңа татар милли тормышына керткән өлеше өчен рәхмәт йөзеннән шәҗәрәсен төзеделәр”, – дип белдерде өлкәнең “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе Шәмсия Хәлимова.

43 яшьлек Равил Нургалиев өлкә парламентында депутат булып тора, өлкәнең корал җитештерүче заводын – “Молот Армз” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятен җитәкли. Тумышы белән Нократ Аланы районының Сосновка шәһәреннән. Әтисенең нәселе исә Иске Пенәгәрдән. Бүген әти-әнисе – Рамил абый белән Нурҗихан апа Нургалиевлар Сосновкада яши.

Равил Нургалиевка нәсел шәҗәрәсен Иске Пенәгәр мәчетендә “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызларының күчмә утырышы вакытында тантаналы төстә бүләк иттеләр. Ул үз чиратында шәҗәрәне кабул итеп, авыл халкына кыйммәтле бүләк ясаганнары өчен рәхмәтләрен әйтте.

Мәгълүм булганча, бүгенге көндә 1,5 миллион халык яшәгән Киров өлкәсендә 43 мең татар исәпләнә.

“Киров өлкәсендә Татар конгрессы узган ел гына төзелгән иде. Ул моңа кадәр өлкәдә эшләгән татар иҗтимагый оешмаларын берләштерү, аларның җирле хакимият белән уңышлы бәйләнешләренә ярдәм итү өчен кирәк булды. Өлкәдәге шәһәр һәм авылларда татар оешмаларына, аерым шәхесләргә милли тамырларны, традицияләрне, телне саклаулары, аларны яшь буынга тапшырырга тырышып эшләүләре өчен рәхмәт”, – диде өлкәнең Татар конгрессы рәисе.

Бу тантаналы вакыйгада Равил әфәнденең әнисе Нурҗихан апа да катнашты. “Без ике бала үстердек – кызыбыз Эльмира, улыбыз Равил. Бүген инде биш оныгыбыз бар. Равил һәрвакыт милли җанлы бала булды, аның өлкәдә Татар конгрессын җитәкләвенә без бик шат”, – диде Нурҗихан апа.

Нургалиевләрның шәҗәрәсен 14 буынга кадәр ачыкларга Иске Пенәгәр авылының XIX гасырда муллалар алып барган метрика кенәгәләре ярдәм иткән. Күптән түгел ике шундый метрика кенәгәсе табылган, хәзер күпләр үзләренең тамырларын барлый башлаган.

“Шәҗәрәләр һәр гаиләдә булырга тиеш. Үз нәселеңне белү кирәк. Бу безнең оныкларыбыз өчен мөһим. Милли үзаңны, милли тәрбияне балага беренче чиратта гаилә бирергә тиеш. Безне дә әти-әниләребез милли рухта үстерде. Безнең балалар да татар традицияләрен күреп, рус мәктәпләрендә белем алсалар да татар телен аңлап, белеп үсте. Хәзер оныкларга өйрәтәбез. Нәсел шәҗәрәләрен өйрәнү эше дәвам итсен иде дип телим”, – дип фикерләрен җиткерде Нурҗихан апа.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100