news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Киров өлкәсе Нократ Аланы кешесе 12 сутый җиренә клевер дип утыртып, чүп үләне үстергән

Клевер урынына чүп үләне үстермәс өчен документлары тикшерергә — белгеч

(Казан, 5 сентябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Киров өлкәсе Нократ Аланында яшәүче Киров өлкәсе һәм Удмуртия Республикасы буенча Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелеге идарәсенә  (Росселхознадзор) шикаять белән мөрәҗәгать итә. Ул Нократ Аланындагы кибетләрнең берсендә 4 кг клевер орлыгы сатып ала. Әмма чәчкәннән соң билгесез үсемлек шытып чыккан дип хәбәр итә Киров өлкәсе һәм Удмуртия Республикасы буенча Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелеге идарәсе.

Хуҗа кешегә 12 сутый җирен яңадан казып чыгарга туры килә. Кибеттә исә күрелгән зыянны капларга теләмиләр.

Хәзерге вакытта бу очрак буенча тикшерү эшләре алып барыла. Аның барышында ачыкланганча, “Клевер белый” дип исемләнгән орлыкларны Яр Чаллыдагы шәхси эшмәкәрдән сатып алынган. Аның маркировкасы да, документлары да булмаган, сорты һәм сыйфатлары күрсәтелмәгән. Орлыклар пакетларга 1 кг итеп салып төрелгән. Аның этикеткасында нинди культура булуы, накладной номеры һәм бәясе язылган рәвештә сатылган.

Киров өлкәсе һәм Удмуртия Республикасы буенча Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелеге идарәсе сайтында тишелеп чыккан чүп үләнен "билгесез үсемлек" дип яза. Сайтта бирелгән фотолардан чыгып "билгесез үсемлекнең" песи (мәче) койрыгы (кайбер якларда "кара орлык" дип тә йөртелә, русчасы - "амарант запрокинутый", "щирица", "подсвекольник") дип аталган, киң таралган чүп үләне икәнен аңларга була. Ни сәбәпле бу киң таралган чүп үләннең атамасын Киров өлкәсендәге авыл хуҗалыгы белгечләренең "билгесез үсемлек" дип атавын ачыклап булмады. 

"Иң беренче документларын сорарга кирәк"

Мондый очраклар килеп чыкмасын өчен нәрсә эшләргә кирәклеге хакында Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелегенең Татарстан буенча идарәсенең фитосанитария күзәтчелеге һәм бөртек һәм орлыкларның сыйфатын тикшерү бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Альберт Кадыйров аңлатма бирде.



“Теләсә кайсы орлыкны сатып алганда иң беренче документларны сорарга, тикшерергә кирәк. Анда орлыкларның сыйфаты, тишелү сроклары күрсәтелә. Мисал өчен, хәзер үсентеләр сата башлыйлар. Аларның да документлары булырга тиеш”, - диде ул.

Документлар булып та, Татарстанда алдану очраклары ачыклануын да билгеләп үтте идарә вәкиле. “Орлыклар сатып алганда документлар булып та, аларның сыйфаты түбәнлегенә зарланып шикаятьләр язучылар бар. Әлеге документларда барда ГОСТ буенча күрсәтелгән, әмма башка үсемлек шытып чыккан. Мондый очраклар буенча тикшерү эшләре алып барганда алынган орлыкларның исә яхшы сыйфатлы икәне һәм документларга туры килүе билгеле була. Бу очраккка бәйледер, мөгаен”, - диде Альберт Кадыйров.

Ул шулай ук алдану очраклары ачыкланганда, беренче чиратта, Кулланучылар хокукларын яклау идарәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәклеген дә билгеләп үтте.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100