news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Киров өлкәсе мөселманнары мөфти сайлады

Киров өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе итеп, бертавыштан, янәдән мөфти Нияз Кашапов сайланды.

(Казан, 23 февраль, “Татар-информ”). 21 февральдә Киров өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәтенең чираттагы съезды булды. Мөслеманнар, бертавыштан, янәдән мөфти итеп Нияз Кашаповны сайлады.  Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте хәбәр итә. 

"Съездның көн тәртибендә Киров өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе мөфти Нияз Кашапов чыгышы, ревизия комиссиясенең хисабы булды. Шулай ук биредә ревизия комиссиясе рәисе һәм Киров өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе итеп, бертавыштан, янәдән мөфти Нияз Кашапов сайланды", диелә әлеге хәбәрдә.

Россия Мөфтиләр шурасы эчке эшләр департаменты җитәкчесе Али хәзрәт Хәсәнов үз чыгышында Россия мөселманнары җитәкчесе мөфти шәех Равил Гайнетдин котлавын җиткергән. “Биш ел дәвамында без Киров өлкәсе мөселманнары эшчәнлеге нәтиҗәсен күрәбез. Бигрәк тә яшьләр белән эш яхшы алып барыла. Бу тәҗрибәне башкаларга да таратырга кирәк. Чаралар үткәргәндә, кайсы мөфтияткә караган булуына карамастан, барысы белән дә эшләү бер-беребезгә ярдәм итүнең сүздә генә калмавын күрсәтә”, - дип әйткән ул чыгышында.

Әлеге чарада хаҗ һәм гомрәне оештыру буенча “Мөслим тур” рәсми туроператоры генераль директоры урынбасары Ислам хәзрәт Кожевников катнашкан.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100