Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Киров дамбасында җитди авария ясаган машина йөртүчене эзлиләр
Авариядә гаепле шофер юл-транспорт һәлакәте булган урыннан качып киткән.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 6 апрель, «Татар-информ). Казан шәһәре Дәүләт автоинспекциясе Киров дамбасында җитди авария китереп чыгарган машина йөртүчене эзли, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына шәһәр Дәүләт автоинспекциясеннән.
Юл-транспорт һәлакәте кичә Казанның Киров районында булган.
Билгесез автомобиль хуҗасы, Киров дамбасыннан хәрәкәт иткәндә, «КИА» машинасына яны белән бәрелгән. Нәтиҗәдә, Корея автомобиле янәшәдәге полосадан барган «НЕФАЗ» автобусына килеп бәрелгән.
Нәтиҗәдә, җиңел машинаның 22 яшьлек пассажиры зыян күргән. Авариядә гаепле шофер юл-транспорт һәлакәте булган урыннан качып киткән.
Казан шәһәре Дәүләт автоинспекциясе, әлеге аварияне күрүчеләр булса, 5-333-819 һәм 5-333-848 телефоннары буенча хәбәр итүләрен сорый.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз