news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Киров дамбасында ике иномарка бәрелешкән

47 яшьлек хатын-кыз йөртүчене хастаханәгә озатканнар.

(Казан, 13 июль, “Татар-информ”). Казанның Киров районында ике чит ил автомобиле бәрелешкән. “Бу хакта “Татар-информ”га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Һәлакәт бүген көндез Несмелов урамы белән Киров дамбасы чатында булган.

Юл-транспорт һәлакәте аркасында, “Ниссан”дагы 47 яшьлек хатын-кыз йөртүчене 12 нче шәһәр хастаханәсенә озатканнар. ”Киа” йөртүчесе зыян күрмәгән.

Казан янгын сүндерү хезмәте зыян күрүчегә беренче ярдәм күрсәткән һәм автомобильләрнең аккумляторларын сүндергәннәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot