news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Киркоров 2018 елгы Дөнья чемпионаты гимнын яздырган

Интернеттагы видеороликтан күренгәнчә, клипта Кристина Орбакайте, Сергей Лазарев, Денис Майданов һәм ил поп-сәхнәсенең башка вәкилләре дә бар.

(Казан, 5 март, «Татар-информ»). Россия эстрада җырчысы Филипп Киркоров 2018 елгы Дөнья чемпионатында гимн буларак тәкъдим ителъче җырның төп башкаручысы булды, дип хәбәр итә “Российская газета”.

Сочида "Фишт" стадионында ябык режимда әлеге җыр клибын төшерү башкарыла. Интернеттагы видеоролик өзегеннән күренгәнчә, гимнның төп башкаручысы Филипп Киркоров. Клипта шулай ук Кристина Орбакайте, Сергей Лазарев, Денис Майданов һәм ил поп-сәхнәсенең башка вәкилләре бар. "Россиядә узачак 2018 елгы Дөнья чемпионаты – моңарчы булмаган вакыйга. Авторлары Владимир Киселев һәм Михаил Гуцериев булган гимн җиңүгә өнди. Без яздырган җыр, беренче чиратта, Россия футболчыларын рухландыруга юнәлтелгән. Мин ышанам, безнең команда, ил җыелмасы, бик яхшы нәтиҗә күрсәтәчәк. Без барыбыз да аларга җанатачакбыз", - дип, бу хакта "Матч ТВга" Киркоров үзе сөйләгән.

Шуңа да карамастан, "Россия-2018" оештыру комитеты язылган гимн турында берни белми. Бу хакта аның генераль директоры Алексей Сорокин хәбәр иткән. Шуның белән бергә, 2018 елгы Дөнья чемпионаты оештыру комитеты генераль директоры чын гимнның тәкъдим ителү вакытын да әйтә алмаган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100