news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кирилл Доронин: Бернинди акча урлау булмады, Finiko криптовалюта белән эшләде

Finiko эшләгән платформа акчаны кабул итәргә хокуклы булмаган.

(Казан, 19 гыйнвар, «Татар-информ», Елена Сәләхова). Finiko эшләгән платформа акчаны кабул итәргә хокуклы булмаган. Башка сүзләр белән әйткәндә, инвесторларның биткоиннары булса гына биржага керә ала иде. Бу хакта «Честный Детектив» программасында интервьюда Finiko компаниясенә нигез салучы Кирилл Доронин сөйләде.

«Кешеләр рубльләрдә берни дә кертә алмады, чөнки кулланучылар һәм система арасындагы мөнәсәбәтләр криптовалютага нигезләнгән. Биткоинны криптоянчыкка салмыйча, криптовалютасыз гына платформага кереп булмый. Шәхсән миңа кешеләр бернинди дә акча китермәде. Мин урлау һәм алдау белән шөгыльләнмәдем», — диде Кирилл Доронин журналистка биргән интервьюда.

Элеккеге кебек үк, Доронин Finikoның беркайчан да финанс пирамида булмавын әйтә. Проектка нигез салучы адвокаты белән Үзәк банкта экспертиза уздыруга үтенеч әзерли, бәлки нәкъ менә ул криптовалюталар белән эшләүдә ниндидер хокук бозуларны ачыклар да.

«Мине тоткарлауларына мин бик гаҗәпләндем. Finiko платформасы өч ел уңышлы эшләде. Бернинди тоткарлыклар яки түләүне туктату булмады. Бу бик җитди тотрыклылык күрсәткече. Мин криптовалютаны кире кайтару эшен яңартырга тырыштым, хәтта түләүләр процессын да җайга салдым, ягъни Finiko инвесторларга көненә 40 мең долларга кадәр түләде. Түләүләр биткоиннарда булды», — диде ул.

«Әлбәттә, мин инвесторларга түләүләр буенча эшне дәвам итәр идем һәм, әгәр дә минем кулга алынуым турында карар кабул ителмәсә, аларны үстерер идем», — дип өстәде Доронин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100