news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кирам Сатиев: Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова белән эшләү – иҗатымның иң бәхетле чоры иде

Кирам Сатиев: Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова белән эшләү – иҗатымның иң бәхетле чоры иде
Фото: © «Татар-информ», Абдул Фархан

Татарстанның халык артисты Кирам Сатиев татар халкының легендар җырчылары – Илһам Шакиров һәм Әлфия Авзалова белән гастрольләрдә йөргән вакытны искә алды.

«Алар белән Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә 39 ел бергә эшләдем. Гыйнварда Әлфия апа белән ел саен гастрольдә була идек һәм 15 гыйнварда аның туган көнен үткәрә идек. Илһам Шакиров һәм Әлфия Авзалова белән эшләгән вакыт - тормышымдагы, иҗатымның иң бәхетле чоры булды. Мин аларны искә алам, сагынам. Язмаларны радио, телевидениедән тыңлыйбыз, карыйбыз», - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Ул Әлфия Авзалова репертуарындагы «Картаямыни соң йөрәк?» җыры - «визит карточкасы» булуын әйтте. «Без халкыбызга, милләтебезгә бергәләп хезмәт иттек. Төрле чаклар булды. Юл газабы - гүр газабы, диләр. Төрле илләрдә, җирләрдә - Урал, Себер, Идел буе, Урта Азия, Мәскәү, Ленинградларда чыгыш ясый идек. Моң бервакытта да югалмый. Татар булганда моң яши, моң яшәгәндә татар бар», - диде Кирам Сатиев.

  • Казанның Яңа татар бистәсе зиратында Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе татар халкының легендар җырчылары – Илһам Шакиров һәм Әлфия Авзалованы искә алып, каберләрен зиярәт кылуны һәм чәчәкләр салуны оештырды.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100