news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кипр төрекләренең милли юлбашчысы Рауф Денкташ вафат

Исеме үзе үлгәнче үк легендага әйләнгән милли көрәшче Рауф Денкташ халкына мирас итеп бәйсез дәүләт һәм ватан калдырды

(Истанбул, 16 гыйнвар, "Татар-информ", Рушания Алтай). Төркия һәм Кипр утравы төрекләре авыр кайгы кичерә. 13 гыйнварның соңгы сәгатьләрендә Төньяк Кипр Төрек Җөмһуриятен коручы һәм аның тәүге җитәкчесе Рауф Денкташ, 88 яшендә авырып, вафат булды. Аны соңгы юлга озату мәрасиме 17 гыйнвардә булачак. Бу турыда Төньяк Кипр Төрек Җөмһурияте министрлар кабинеты белдерә.
Җеназа мәрасименә Төркиядән дәүләт президенты Абдулла Гүл, премьер-министр Рәҗәп Таййип Эрдоган, Төркия Бөек Милләт Мәҗлесе (парламент) рәисе Җәмил Чичәк, күп санлы министрлар һәм сәяси фирка башлыклары, иҗтимагый оешма җитәкчеләренең катнашуылары көтелә.
Төньяк Кипр Төрек Җөмһуриятендә 14 гыйнвардән бирле дәүләт байраклары түбән төшерелгән. 16 -20 гыйнвар Кипр төрекләре ватанында матәм көннәре итеп игьлан ителде. Җеназа мәрасиме дәүләт тарафыннан 2 көнгә бүлеп оештырылган. Бүген мәрхүм белән саубуллашу Урта көнчыгыш университетында башланды. Кичкә таба Рауф Денкташның гәүдәсе гаскәри берлекләр тарафыннан президентлык сараена китереләчәк. Төнне хәрбиләр саклавында үткәргәннән соң, Сәлимия мәчетендә җеназа намазы укылачак. Гаиләсе һәм дәүләт җитәкчеләре алган карар нәтиҗәсендә Денкташны Никосия шәһәренең Җөмһурият паркына җирләү планлаштырылган.
Рауф Денкташ - 1976 -1995 еллар арасында 4 мәртәбә дәүләт президентлыгына сайланып, халкы өчен фидакарьләрчә хезмәт куйган илбашы. Ул - 20 гасырда, Мостафа Ататөрек кебек, халкын милли азатлыкка кавыштырып, аңа бәйсез дәүләт бүләк иткән сирәк сәяси көрәшчеләрнең берсе. Тик бүгенге көндә Төньяк Кипр Төрек Җөмһуриятен дөньяда Төркиядән башка илләр бәйсез дәүләт буларак танымый. Бу хосуста Кипр Төрек Җөмһурияте җитәкчеләре Берләшкән Милләтләр Оешмасы белән күп санлы сөйләшүләр алып барса да, утрауның икенче өлешенә хуҗа булган грек хакимияте Кипрда үзен бердәнбер хаким дәүләт итеп күргәнлектән, даими рәвештә төрле киртәләр, каршылыклар чыгарып тора.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot