Кипр Гран-приенда Татарстан атучысы Субботина ике медаль алды
Россия җыелма командасы “трап” күнегүендә 195 очко җыйган
(Казан, 14 февраль, «Татар-информ»). Ларнака шәһәрендә Кипр Гран-приена ярышларда Татарстан спортчысы Екатерина Субботина 2 медаль алды.
Кызлар арасында шәхси турнирда “трап” күнегүендә Субботина 75 мишеньның 65 енә эләктерде һәм 2 нче урынга күтәрелде. Команда ярышларында Казан спортчысы шәхси турнир җиңүчесе Юлия Туголукова һәм җиңүдән бер адым артта калган Юлия Савельева белән бергә алтын медаль отты.
Россиянең кызлар җыелма командасы “трап”та Фрнация командасыннан 1 очко гына узып 195 очко җыйган, дип хәбәр итә ТР Пуля һәм стендка ату федерациясе матбугат секретаре Ольга Камардина.