news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кинотеатрларга азык-төлек алып керүне тыярга тәкъдим иттеләр

Кинозалларда аудио-фото-видеоязма өчен административ хокук бозулар турында җаваплылык билгеләү планлаштырыла.

Кинотеатрларга азык-төлек алып керүне тыярга тәкъдим иттеләр
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 9 август, «Татар-информ»). Киноиндустрия вәкилләре кинотеатрда сатып алынмаган азык-төлек һәм эчемлекләрне сеанска алып керүне тыярга тәкъдим итте. Алар моны керем кимү белән аңлата. Бу хакта «Интерфакс»ка Россия Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иткәннәр.

Ведомствода, индустриянең фикеренә колак салалар һәм илнең бөтен территориясендә аның үсешенә ярдәм итәргә тырышалар, «нәкъ менә шуңа күрә махсус тармак законнарына кинотеатрда видео төшерүне тыю тәкъдим ителә», дип белдергәннәр.

Шул ук вакытта кинозалларда аудио-фото-видеоязма өчен административ хокук бозулар турында җаваплылык билгеләү планлаштырыла.

Элегрәк норматив хокукый акт проектларының рәсми порталында «Россия Федерациясе кинематографиясенә дәүләт ярдәме турында»гы федераль законга үзгәрешләр кертү хакында» закон проекты басылып чыккан иде. Проект кинотеатрның эш тәртибе һәм анда үзеңне тоту кагыйдәләрен билгеләүне күздә тота.

news_right_1
news_right_2
news_bot