Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Киносценарие Илгиз Зәйниев катнашында язылган «Девятаев» фильмының трейлеры чыккан
Тимур Бекмамбетовның Илгиз Зәйниев белән бергә бу өченче проекты.
(Казан, 16 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Сценариен язуда драматург һәм режиссёр Илгиз Зәйниев катнашкан «Девятаев» фильмы 29 апрельдә прокатка чыга. Бүген аның трейлеры интернетка урнаштырылган.
Фильмны төшерүче команда аның реаль вакыйгаларга нигезләнгән булуын билгеләп үтә. Сценарий Советлар Союзы Герое Михаил Девятаевның истәлекләреннән чыгып язылган.
Фильмның режиссёрлары — Тимур Бекмамбетов һәм Сергей Трофимов. Алар «Ночной дозор»да да бергә эшләгәннәр.
Тимур Бекмамбетовның Илгиз Зәйниев белән бергә бу өченче проекты. Беренчесе «Свияжск АРТель» лабораториясе кысаларында Илгиз Зәйниев автордашлыгында язылган сценарий буенча куелган спектакль. Икенчесе Милләтләр театрында куелган «Хуҗа Насретдин» спектакле.
Тимур Бекмамбетов «Девятаев» фильмы проектына да Илгиз Зәйниевны җәлеп иткән.
Фильмда Казан ТЮЗы актеры Нияз Заһидуллин төшкән.
- Советлар Союзы Герое Михаил Девятаев урланган бомбардировщик белән немец әсирлегеннән качкан. Бөек Ватан сугышыннан соң Казанда яшәгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз