news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кинорежиссер Илшат Рәхимбай «Микулай» фильмын үзенең олыгаю инициациясе белән чагыштырды

Кинорежиссер Илшат Рәхимбай «Микулай» фильмын үзенең олыгаю инициациясе белән чагыштырды
"Татар-информ" архивы

«Микулай» фильмы – яшьлегемнең өч елын алган проект. Мин моны аңлап кердем. Мин үземне олыгайдым дип саныйм. 35 яшькә кадәр үтә алмаган олыгаю инициациясен үтеп барам», – диде Илшат Рәхимбай «Микулай» фильмының прокаты уңаеннан «Татар-информ»да оештырылган матбугат конференциясендә.

«Куркулар аша да үттем. Моңарчы алырга курыккан җаваплылыкны алырга туры килде. Барысы майланган кебек җиңел генә үтте дип әйтеп булмый. Мин проектка аның катлаулы буласын аңлап кердем», – диде кинорежиссер.

Илшат Рәхимбай бу проектка бик рәхмәтле булуын, чөнки аның аша бүтән төрле аң дәрәҗәсенә күтәрелүен ассызыклады. Үзе белән бер командада эшләгән кешеләргә дә шундый йогынты булды дип ышанып калуын әйтте.

«Татарстанда зур кино була ала, аның өчен Мәскәүгә китергә кирәкмәвен яшьләр аңласын иде, бу безнең тагын бер зур максатыбыз», – дип өстәде ул.

Кинорежиссер Илшат Рәхимбайга кино төшерер алдыннан иганәчеләр ярдәме вәгъдә ителсә дә, ул ярдәм булмау сәбәпле, фильм әҗәткә төшерелде. Режиссер әле дә капланып бетмәгән бурычлары барлыгын әйтте.

  • «Микулай» фильмы киң прокатка 22 июньдә чыга. Аны Россиянең 109 кинотеатр күрсәтергә алынган. Фильм прокатка чыгачак көнгә кадәр ул сан артырга мөмкин.
news_right_1
news_right_2
news_bot