news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кинорежиссер Əмир Галиәскаров икенче тапкыр халыкара питчингта җиңде

Татарстан кинорежиссёры Əмир Галиәскаров икенче мәртәбә Казан халыкара мөселман киносы фестивале питчингында отты. Əмир Галиәскаров «Алюминиевая лихорадка» проекты белән халыкара питчингта җиңде һәм 500 мең сумлык призга ия булды.

Халыкара питчинг Казан кинофестиваленең эшлекле программасы кысаларында Казан дәүләт мәдәният институты кысаларында үтте.

Питчингның модераторы Казан халыкара мөселман кинофестиваленең башкарма директоры Миләүшә Айтуганова әйтүенчә, эксперт комиссия проектлар буенча озак бәхәсләшкән, һәр экспертның үзе яклаган проектлары булган.
Күпчелек тавыш җыйган проектлар арасында Əмир Галиәскаровның «Алюминиевая лихорадка» проекты белән бергә Татарстаннан Салават Юзеевның «Мәрҗани коесы» фильмы булган.

Режиссёр питчинг акчасын Татарстанда һәм күрше республикаларда фильм өчен локацияләр эзләргә тотарга тели. Шулай ук, Мәскәүдә кастинглар үткәрергә җыена, Чөнки Əмир фикеренчә, Казанда тулы метражлы фильмда уйнарлык үсмерләр табуы авыр.

Фильм комедия һәм драма элементлары кушылган маҗаралар жанрында булачак. Аның планлаштырылган бюджеты 10 миллион сум.

Əмир Галиәскаров 2019 елда кинофестиваль кысаларындагы питчинг җиңүчесе булган иде. Аның Мәхмүт Галәүнең «Мөһаҗирләр» һәм «Болганчык еллар» романнары буенча «Сафа һәм Саҗидә» нәфис фильмы проектына 500 мең сум акча алуы билгеле.

«Мин питчингта җиңгән идем. Ләкин төрле сәбәпләр аркасында, шул исәптән, пандемия сәбәпле, ул тормышка ашырыла алмады. Бу юлы алай булмас, «Алюминиевая лихорадка» фильмын төшерәсем килә», диде Əмир Галиәскаров.

  • Быел питчинг программасына планлаштырылган 10 проект урынына 16 проект катнашкан. Мисырдан, Һиндстаннан, Төркиядән,иИспаниядән, Германиядән, Ливаннан, Үзбәкстаннан, Казахстаннан, Ираннан, Франциядән, Азәрбәйҗаннан һәм Россия регионнарыннан 56 гариза кергән.
  • Питчингның эксперт комиссиясенә Иарн, Мисыр, Үзбәкстан, Казахстан, Төрекмәнстан һәм Россия вәкилләре кергән. 
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100