news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кинорежиссер Алмаз Нургалиев: Без «НИКА» исемлегендә! Безнең өчен җан атып торыгыз!

Легендар татар артисты Әзһәр Шакировка багышланган «Җылак» фильмы һәм аның артистлары «НИКА» милли кинематография премиясенең озын исемлегенә керде. Шул уңайдан Алмаз Нургалиев фикерләре белән уртаклаша.

Кинорежиссер Алмаз Нургалиев: Без «НИКА» исемлегендә! Безнең өчен җан атып торыгыз!
фото: "Татар-информ"/архив

Шушы көннәрдә Мәскәүдән хат килеп төште. «Россия кинематография сәнгате академиясе «НИКА» милли кинематография премиясе номинантларын билгеләү буенча үз эшен башлады. «Ника» премиясенең лонг-листына «Җылак» фильмының керүе белән котлыйбыз», диелгән анда. Гадиләштереп әйтсәк, «Җылак» 2024 елда Россиядә төшерелгән барлык фильмнар арасыннан сайланып, илебезнең иң-иң дәрәҗәлеләрдән булган кино конкурсына кертелгән. Әлеге яңалыктан миндә ике хис туды.

Беренчедән: сөенеч, горурлык. Татар киносын (аеруча әлеге әсәр сиңа бәйле булгач) күреп, игътибар итүләре - үзе ни тора!

Икенчедән: скепсис. «Лонг-лист» ның татарчага туры тәрҗемәсе - «Озын исемлек». Безнең «Җылак» әлегә сайлап алынган 67 фильм арасында. Соңрак фильмнарны шорт-листка (кыска исемлеккә) сайлап алалар. Һәм инде шушы бәхетлеләр арасыннан «иң-иң»ен сайлаячаклар.

Кыскасы, әлегә сайланылган фильмнарны күргәч: «Ай-һай, малай... Болар белән тиңләшергә әле сиңа! Булганына шөкер итеп, сөенеп яшә!» дигән уйлар биләп алды башымны. «Ләкин, шулай да... Ә бәлки... Өметсез шайтан...» дигән фикерләр дә шул ук бер башкайны бимазалап тора.

Шуңа, дуслар, сез дә безнең өчен җан атып торыгыз! Укый белгәннәр догагыздан калдырмагыз, ә калганнар теләктә булыгыз! Безнең «Җылак»ның нинди кинолар арасында икәнен күрергә телүчеләр шушы сылтама аша кереп, карый алалар!

news_right_1
news_right_2
news_bot