news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кинорежиссер Илдар Ягъфәров «Исәнмесез?» фильмын төшереп бетергән

«Исәнмесез?» — Мансур Гыйләҗев киносценарие буенча куелган фильм. Бу сюжет буенча спектакль дә чыкты.

Кинорежиссер Илдар Ягъфәров «Исәнмесез?» фильмын төшереп бетергән
Илнар Төхбәтов/архив

(Казан, 6 май, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Кинорежиссер Илдар Ягъфәров үзенең «Исәнмесез?» фильмын төшереп бетерүе хакында хәбәр итә.

«Без проектны тәмамлап киләбез. Ул бик гади булмады. Мөгаен, ул минем иң эчкерсез режиссерлык эшем булгандыр. Тиздән премьера булыр дип өметләнәм: тулы метражлы фильм әзер», — дип яза ул үз аккаунтында.

Илдар Ягъфәров бу фильмының төшерү барышы белән социаль челтәрләр аша таныштырып барды. Аның берничә тизеры да чыкты.

Төп рольдә — Чаллы театры артисты Инсаф Фәрхетдинов. Фильм нигездә Зәй якларында төшерелде.

«Исәнмесез?» — Мансур Гыйләҗев киносценарие буенча куелган фильм.

  • Моннан берничә ел элек әлеге әсәр белән Камал театрының баш режиссёры Фәрит Бикчәнтәев кызыксынып, автордан пьеса итеп язуын сорады. Спектакльнең премьерасы 2019 елның 19 апрелендә булды.
  • Әсәрнең нигезендә гади татар гаиләсе тарихы — еллар үтү белән бердәмлек хисләрен югалткан биш бертуган арасындагы мөнәсәбәт ята. Гаилә тарихында җәмгыятьнең, милләтнең бүгенге халәте дә чагылыш таба.


news_right_1
news_right_2
news_bot