news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Кинопленка” җинаятьчел төркеме әгъзалары кылган чираттагы җинаять ачыкланган

“Кинопленка” җинаятьчел төркеменә караучы “Ташкент бригадасы” төркеменең бер әгъзасын үтерүдә шикләнелүчеләргә карата ТР прокуратурасы гаепләү нәтиҗәсен чыгарган

(Казан, 16 май, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). 14 нче май көнне Татарстан прокуратурасы, “Ташкент бригадасы” төркеменең бер әгъзасын үтерүдә гаепләнүче “Ильфатея бригадасы” әгъзаларына карата җинаять эше буенча гаепләү нәтиҗәсен рәсмиләштергән.
Әлеге эш РФ прокуратурасы каршындагы Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсенең аеруча мөһим эшләрне караучы бүлек тарафыннан тикшерелгән.
Тикшерү версиясе буенча, 1980 еллар башында Казанның Мәскәү районы территориясендә яшүсмерләр “Кинопленка” җинаятьчел берләшмәсен оештыра. 1994 елда әлеге группировканың “Ташкент” кушаматлы лидеры Мингазизов һәм “Ильфатей” кушаматлы лидеры Сөнгатуллин арасындагы низаг нәтиҗәсендә, төркем икегә бүленә. Ике оешма арасында дошманлык мөнәсәбәтләре кораллы конфликтка әверелә. Нәтиҗәдә 1994-1997 елларда күпсанлы кискен җинаятьләр кылына. Аларның берсе, “Ташкент бригадасы” әгъзасы, 28 яшьлек “Афганец” кушаматлы Илдар Габдрахмановны үтерүгә кагылышлы.
Берничә ел дәвамында җинаять ачыкланмаган үтерүләр исемлегендә санала, 10 ел узып, “Кинопленка” группировкасының законга каршы эшчәнлеге өйрәнелә башлагач кына, Габдрахмановны үтерүдә шикләнелүчеләр тоткарлана. Кулга алынган ике кеше үз гаебен танымый. Алар әйтүенчә, Габдрахмановны алар үтерергә җыенмаган, ә бары тик кыйнап сабак укытырга гына теләгән, дип хәбәр итә РФ прокуратурасы каршындагы Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Эдуард Абдуллин һәм ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Равил Вахитов.




news_right_1
news_right_2
news_bot