Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
“Кинометр”да Казан быел беренче тапкыр катнаша
Тавыш бирү юлы белән, 2010 елның иң яхшы кыска метражлы фильмы ачыклана
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 27 ноябрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Россиядә кыска метражлы кино фестиваленың иң зурысы саналган “Кинометр”да Казан быел беренче тапкыр катнаша. Моңарчы әлеге фестивальда Россия һәм БДБ илләре “кыска метраж” режиссерлары иҗади көч сынашса, быел Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Түбән Новгород, Самара, Волгоград, Екатеринбург, Пермь,Чиләбедә - барлыгы 9 шәһәрдә андый кино берьюлы тәкъдим ителә, карала.
27 һәм 28 ноябрь көннәрендә Татарстан башкаласының “Эрмитаж-Казан” үзәгендә бара торган “Кинометр” III Бөтенроссия яшьләр киностудияләре фестивале 2 этаптан тора. Бүген ярымфиналга сайлап алынган иҗади хезмәтләр иртәгә бөтен 9 залда берьюлы финалга чыгарыла (карарга керү өчен билет бәясе – 20 сум). Аннары, тавыш бирү юлы белән, 2010 елның иң яхшы кыска метражлы фильмы ачыклана.
Фестивальны оештыручылардан Айдар Рамкулов сүзләренчә, 9 “Алтын кинометр” сыны лауреат режссерларга 9 номинация буенча тапшырылачак: “Дебют”, “Соло”, “Амбиция” (монысы кинематография вузлары студентларының уку буенча эшләре), “Танылу” (һөнәри студияләр эшләре), “Омтылыш” (ярымһөнәри һәм өйрәнчек студияләр хезмәтләре), “Таныш булмаган чынбарлык” (документаль тасма), “Көйлелек” (музыкаль клип), “Зарисовкалар” (анимация һәм мультипликацияләр), “Mini-МЕТР” (5 минутка кадәр вакытка исәпләнгән эшләр). Шулай итеп, җиңүчеләр иртәгә ачыкланачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз