news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“КиноМәүлид-2017” чарасында Мәүлид бәйрәме турында фильмнар күрсәтеләчәк

Мөселман гаиләсе турындагы фильмнарның премьерасы 6 декабрьдә “Казан Ривьерасы”нда булачак.

(Казан, 27 ноябрь, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). 6 декабрь көнне “Казан Ривьера”сы күңел ачу үзәгендә 19.00 сәгатьтә “КиноМәүлид-2017” чарасы узачак. Биредә “Бал-май”студиясе төшергән “КиноМәүлид” фильмнары тәкъдим ителәчәк. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына проектның режиссеры Марсель Мәхмүтов хәбәр итте.

“Фильм Казанның “Иман нуры” мәчете хәзрәте Нияз Закиров тәкъдиме белән төшерелде, - ди Марсель Мәхмүтов. – Ике тасмалы кыска метражлы фильмнарны без дустым Рафил Галимуллин белән төшердек. Дини проектларда моңарчы да катнашкан бар иде. Шуңа күрә “КиноМәүлид”не эшләү авыр булмады. Фильм мөселман гаиләсе һәм аның кыйммәтләренең әһәмиятен чагылдыра. Проектта танылган артистлар катнашты.

6 декабрьдә узачак чарага күп кеше килә алмаска да мөмкин, шуңа күрә фильм киләчәктә Интернет челтәренә дә куелачак”.

"Казан Ривьера"сында узачак “КиноМәүлид” чарасының  бер өлеше балаларның Коръән аятьләре укуына багышлана. Алар – “Иман нуры” һәм Казан мәчетләрендә ел дәвамында Коръән өйрәнгән егетләр-кызлар. Шулай ук танылган хәзрәтләр үгет-нәсыйхәтләрен җиткерәчәк. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм шәхесе, аның сыйфатлары, үз-үзен тотышы турында хәдисләр, кыйссалар сөйләнәчәк. Илгиз Шәйхразиев, Зарина Вилданова һәм башка башкаручылар мөнәҗәтләр белән чыгыш ясаячак. Концерт һәм театраль номерлар белән бергә сәхнәдән интерактив рәвештә ике кыска метражлы фильм күрсәтеләчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100