Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Кинофестивальнең Милли бәйге премиясенә Илшат Рәхимбай лаек булды
Казан кинофестивале ябылу тантанасы Эрмитаж залында бара.
(Казан, 30 апрель, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Казан халыкара кинофестиваленең Милли конкурс премиясенә татар кинорежиссеры Илшат Рәхимбай лаек булды. Кинофестивальгә аның Гөлзада Сафиуллинага багышланган "Катлаулы бизәк" фильмы тәкъдим ителгән иде.
Илшат Рәхимбай сәхнәгә приз алырга күтәрелгәч, кинофестивальнең үсештә булуын билгеләп узды.
Иң яхшы милли документаль фильм буларак Юрий Гвоздьның "Духовные родники Татарстана" табылды.
Иң яхшы кыска метражлы милли фильм дип Әмир Сальяновның "Потерянный путь" фильмы игълан ителде. Әлеге фильмда татар артистлары Ирек Хафизов белән Радик Вәҗиев төшкәннәр.
Казан кинофестивале ябылу тантанасы Эрмитаж залында бара.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз