news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Кино вакыты" форумында Татарстан режиссерлары яңа проектлары белән таныштырачак

Форум XIII Казан халыкара мөселман киносы фестивале кысаларында үткәреләчәк.

(Казан, 26 июль, “Татар-информ”, Лилия Локманова). XIII Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә быел дүртенче тапкыр “Кино вакыты” Бөтенроссия форумы узачак. Ул фестиваль көннәрендә, ягъни 5-11 сентябрьдә, уздырылачак. Фикер алышуның төп мәйданнары булып “Мир” кинотеатры һәм “Ногай” кунакханәсе, Казан (Идел буе) федераль университеты шоу-румы билгеләнгән.

Оештыручылар “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына хәбәр итүенчә, чара актер һәм режиссер Кирилл Плетнев һәм продюсер Рубен Дишдишян мастер-классы белән ачылачак. К.Плетнев тулы метражлы “Жги!” фильмын тәкъдим итсә, Рубен Дишдишян рейтинглы федераль каналларда ничек итеп фильмнары алга җибәрү серләре белән бүлешәчәк.

IV форум Россиядә һәм чит илләрдә кино күрсәтү үзенчәлекләренә багышлана.

Мастер-класслар, файдалы лекцияләр, фикер алышулардан тыш, форум кысаларында “Казан презентацияләре көне” дә үткәреләчк. Анда Татарстан режиссерлары үзләренең яңа проектлары белән таныштырачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100