news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кино тасмасында татар хатынының аянычлы язмышы

Кино тасмасында татар хатынының аянычлы язмышы

(Казан, 23 декабрь, "Татар-информ", Рәсилә Кәримова). «Кино төшерү өчен Г.Исхакый әсәрен сайлап алуыбыз юкка гына түгел. Чөнки ул шәхес буларак кызыклы һәм иҗаты буенча бик тә бай. Һәм тагын шунысы да үзенчәлекле: Г.Исхакый иҗаты халыкка узган гасырның 90 нчы елларында гына кайтарыла башлады. Ә аның «Зөләйха» драмасы татар халкының дәһшәтле еллар тарихы белән бәйле әсәр. Әсәрдә иреннән һәм балаларыннан мәҗбүри рәвештә аерттырылып, башка дин кешесенә көчләп кияүгә бирелгән татар хатыны язмышы сурәтләнә. Фильм Казанның меңъеллыгына багышлана.

Фильм халыкны чын тарихка ышандыру һәм аны бөтен илгә таныту, динебезне яклау, шулай ук милли кинематографны булдыру максатыннан чыгып эшләнде», - дип белдерә фильмның режиссеры Р.Төхфәтуллин.

1 сәгать 35 минутлык фильмда Казанның барлык рус һәм татар театрлары артистлары да катнашты. Төп рольләрне Илсөя Төхфәтуллина, Шәүкәт Биктимеров, Гафур Каюмов, Азат Зарипов, Вера Минкина һәм Рамил Төхфәтуллин башкарды.

Фильм тәкъдир итү белән генә тәмамланмаячак, чөнки «Рамай» студиясе әлеге иҗат җимеше белән төрле фестивальләрдә дә катнашырга ниятли. Моннан тыш, студия хезмәткәрләре хәбәр итүенчә, тиздән аларның интернетта үз сайты булачак. «Зөләйха» фильмы белән кызыксынучылар тулы мәгълүматны шуннан ала алачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100