news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кино проектлары питчингына гаризалар кабул ителә

«Время кино» питчингына гаризалар кабул ителә башлый. Региональ кино проектлары питчингы «Алтын тәлинкә» III регионара кинопремиясе кысаларында үтә.

«Проектлар биш категория буенча кабул ителә. Тулы метражлы нәфис фильм, кыска метражлы нәфис фильм, документаль кино, анимация киносы, сериал, дип хәбәр итә «Время кино» дирекциясе.

Гаризаны сценарист, режиссер яки проектның продюсеры бирә ала. Аның Россия регионыннан булуы һәм гариза биргән вакытта 35 яшькә кадәр булуы шарт.

Эшләр «Старт», «Эш барышы» һәм «Пилот» (сериаллар өчен) стадияләренә бүленеп карала.

Гаризалар 2022 елның 10 ноябренә кадәр кабул ителә.

Питчингның эксперт советына продюсерлар, режиссерлар, редакторлар һәм сценаристлар кергән.

Питчинг Казанда декабрь аенда үтә. Оештыручылар аның төгәл вакыты һәм урыны турында соңрак хәбәр итәчәк.

Питчингның гомуми приз фонды – 850 мең сум. Тулы метражлы нәфис фильм – 350 000 сум; кыска метражлы нәфис фильм – 150 000 сум; документаль кино – 200 000 сум. Старт – 150 000 сум.

Өстәмә приз буларак проектка продюсерлык итү, кинопроектка ярдәм, студияләрдә практика узу, укыту сертификатлары, кинематография тармагына караган төрле хезмәтләргә ташламалар каралган.

Питчингта катнашу өчен сылтама буенча кереп гариза тутырырга кирәк.

  • Питчинг – производствоның төрле стадияләрендә (идеядән башлап продакшнга кадәр) кино проектын ачык презентацияләү.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100