news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кино елында Россия фильмнарын караучылар саны буенча рекорд куелган

Россиянең Мәдәният министры белдерүенчә, бу соңгы 26 ел эчендә иң яхшы күрсәткеч.

(Казан, 17 май, «Татар-информ»). Кино елы йомгаклары буенча Россия фильмнарын караучылар саны 35 миллионнан артып киткән, дип белдерде Россиянең Мәдәният министры Владимир Мединский Дәүләт Думасында узган “хөкүмәт сәгате” барышында. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

"Бу  соңгы 26 ел эчендә иң яхшы күрсәткеч. Моның белән бәйле Россия киносының касса җыемнары 2012 елга 40 процентка арткан", — диде Мединский.

Министр сүзләренчә, Кино елы йомгаклары буенча Россия фильмнарын караучылар саны, 1991 елдан башлап, абсолют рекордка җитеп, 35 миллионнан артык кешене тәшкил иткән.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot