news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кино белгечләре Мөселман киносы фестивале белән KazanSummitны берләштерүне тәнкыйтьли

Кинофестивальнең башкаручы директоры Миләүшә Айтуганова Андрей Кузьминның "Интервью без галстука" тапшыруында кунак булды.

Кино белгечләре Мөселман киносы фестивале белән KazanSummitны берләштерүне тәнкыйтьли
Рамиль Гали

(Казан, 26 апрель, “Татар-информ”). Кино белгечләре Мөселман киносы фестивале белән Россия һәм ислам дөньясы илләренең KazanSummit 2019 икътисади саммитын берләштерүне тәнкыйтьли. Бу хакта кинофестивальнең башкаручы директоры Миләүшә Айтуганова “Татмедиа” АҖ генераль директоры Андрей Кузьминга “Татар-информ” агентлыгы өчен интервьюда сөйләде.

"Кинофорумның икенче һәм өченче көнендә барысы да Казан халыкара мөселман киносы фестивале – ул күпсанлы кунаклар җыя торган кинематография форумы булуын әйтте. Ул үзе турында зур итеп игълан итәргә һәм мөһим чара булырга тиеш”, - диде Миләүшә Айтуганова.

Бу фикерне барлык халыкара фестивальләрнең директорлары һәм жюринең элеккеге рәисләре, шулай ук фестиваль кунаклары да әйтте, диде ул. “Чыннан да, безнең турында бераз онытуларын сизәбез”, - диде Казан халыкара мөселман киносы фестивале башкаручы директоры.

Әмма KazanSummit белән кушылу нәтиҗәсендә Татарстан кинематографчыларына ярдәм итәргә теләгән Төркия, Казахстан һәм Мисырдан инвесторлар таптык.

“Хәзер без килешүләр әзерлибез. Кешеләр, продюсерлар үз акчаларына безнең кинематографистлар белән кино төшерергә тели. Бу нәтиҗә түгелмени?” – диде Миләүшә Айтуганова. Ул шулай ук Татарстан киносын үстерү программасы әзерләнә, ул җирле фильмнарны финанслау системасына кертәчәк диде.

Миләүшә Айтуганова белән интервьюны иртәгә “События” порталында укый аласыз. “Татарстан 24” телеканалында шимбә 18.30 һәм якшәмбе 13.30 сәгатьтә “Интервью без галстука с Андреем Кузьминым” программасында карый аласыз.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100