news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кино белгече Сергей Лаврентьев: “Иренмәгән теләсә кем кино төшерә, хәтта иренгәне дә”

Мөселман кино фестивалендә Сирия фильмнарын да тамаша кылырга мөмкин булачак

(Казан, 5 сентябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). XII Казан Халыкара мөселман киносы фестиваленә быел 700 заявка юлланылган, узган ел бу сан 500 не тәшкил иткән. Бу хакта бүген Татарстан Мәдәният министрлыгында узган матбугат конференциясендә фестивальнең сайлап алу комиссиясе җитәкчесе, кино белгече һәм тәнкыйтьчесе Сергей Лаврентьев хәбәр итте.

“Фестивальнең үз йөзе бар, аны беләләр, анда катнашырга теләүчеләр саны арта. Икенче яктан исә, без яңа технологияләр заманында яшибез. Кайчагында ул технологияләрне кинофестивальнең сайлап алу комиссиясе әгъзаларының ачуын чыгару өчен уйлап табалар дигән уй килә. Чөнки хәзер иренмәгән теләсә кем кино төшерә, хәтта иренгәне дә”, - дигән фикердә сайлап алу комиссиясе җитәкчесе.

Ул моның ни рәвешле башкарылганын да тасвирлады. “Берәү кәрәзле телефон ала да, каршысына хатынын, сеңлесен, дустын, хезмәттәшен, этен, мәчесен һ.б. бастырып, нидер төшерә. Төшердең икән, син аны анда төшкән хатыныңа, сеңлеңә, башкаларга күрсәт. Юк, алар мондый фильмнарны фестивальгә җибәрергә карар кыла. Мин берничә фестивальдә параллель эшләдем. Сез күз алдыгызга да китерә алмыйсыз, шундый рәвешле төшерелгән күпме фильмнар караганымны. Бу акылга сыймаслык хәл”, - диде Сергей Лаврентьев.

XII Казан Халыкара мөселман киносы фестиваленә килгәндә, Сергей Лаврентьев элек Иран фильмнарының кимендә 75ләп булуын, хәзер исә аларның саны 2,5 тапкырга кимүен һәм картиналарның сыйфаты яхшыруын ассызыклады. “Элек безгә теләсә нәрсә җибәрәләр иде. Хәзер андый фильмнар юк диярлек һәм Иран фильмнары әлеге ислам дәүләте тормышы хакында күбрәк сөйли”, - диде ул.

Сергей Лаврентьев быел беренче тапкыр Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән кызыклы фильм юлланылуын билгеләп үтте. Моннан тыш Һиндстан, Сербия, Кытай режиссерлары эшен дә югары бәяләде.

Казан мөселман киносы фестивалендә Сирия фильмнарын да тамаша кылырга мөмкин булачак. “Алар кыска яки уенлы документаль фильмнар. Заявкалар арасында тулы метрлы кинокартиналар юк иде. Дөресен әйтим, без Сирия фильмнарының фестиваль программасына эләгүен теләдек. Чөнки бернинди дә кино булырга тиеш булмаган илдә ниләр эшләнелүе кызык. Әмма еш кына сугыш елларында бик гаҗәпләндергеч әйберләр була”, - ди Сергей Лаврентьев.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot