news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кино белгече «Россия – Ислам дөньясы» программасына татар киносы эләгүен уңыш дип бәяләде

Кино белгече «Россия – Ислам дөньясы» программасына татар киносы эләгүен уңыш дип бәяләде
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

«Алтын мөнбәр» Казан халыкара кинофестиваленең «Россия – Ислам дөньясы» программасына Татарстан фильмы эләгүен уңыш дип саный белгечләр. Быел «Кырык дүртнең май аенда» фильмы әлеге программага кертелгән, ул шулай ук кинофестиваль ачылышында да күрсәтеләчәк.

«Татарстан фильмнарын күптән күзәтәм. Ул сыйфаты һәм күләме арту стадиясендә. Моңа белем алу сыйфаты да тәэсир итә: кинематографистлар Казанда да, Татарстаннан читтә дә сыйфатлы белем ала. Бу Татарстан киносының интенсив темалар белән үсешенә китерәчәк», – диде «Алтын мөнбәр» Казан халыкара кинофестиваленең сайлап алу комиссиясе рәисе, культуролог, тарихчы, ВГИКның фәнни хезмәткәре Нина Кочеляева «Алтын мөнбәр» кинофестиваленең матбугат үзәгендә узган беренче матбугат конференциясендә.

Сайлап алу комиссиясе бик күп сыйфатлы документалистика килеп керү сәбәпле, сайлый алмыйча Милли конкурсны киңәйтергә мәҗбүр булган. «Дирекция безгә ярдәм итте – фильмнар санын арттырды. Документаль фильм ниндидер яңа баскычта. Татарстан киносы һәм халыкара конкурсларда да катнаша ала. Төшерелгән фильмнар саны да артты. Бу Татарстан киноиндустриясе әйләнеш алуын раслый. Без монда уңай тенденция күрәбез», – диде ул.

Нина Кочеляева нәфис фильмнардан «Әниләр һәм бәбиләр» (Ирек Хафизов) һәм «Кырык дүртнең май аенда» (Александр Далматов) фильмнарына игътибарны юнәлтте. «Әниләр һәм бәбиләр» Мәскәүдә уңышлы күрсәтелде – тамашачы шулкадәр яратып кабул итте. Быел кинофестиваль ачылышы булган «Кырык дүртнең май аенда» фильмына да игътибар итегез. «Россия – Ислам дөньясы» программасына Татарстан кинокартиналары сирәк эләгә иде. Без аны кинофестиваль ачылышына да чыгардык – бу Татарстан киносының яңа баскычка күтәрелүен күрсәтә», - дип дәвам итте ул.

Спикер үзенең Казан мәдәният институтының аттестация комиссиясе рәисе булуын искәртеп, студентларның диплом эшләренең сыйфаты артуын ассызыклады.

news_right_1
news_right_2
news_bot