news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кинематография институтына бюджет урыннарына Татарстаннан дүрт студент тәкъдим ителәчәк

Абитуриентларны сайлап алучы экспертлар комиссиясен “Татаркино” оешмасы директоры – Миләүшә Айтуганова җитәкли.

(Казан, 11 июнь, “Татар-информ”). С.А.Герасимов исемендәге Бөтенроссия дәүләт кинематография институты (ВГИК) Татарстан абитуриентлары өчен дүрт бюджет урыны бүлеп биргән. Бу хакта Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Абитуриентларны сайлау Казан дәүләт мәдәният институтында узган. Кастингта барлыгы 23 кеше катнашкан. Икенче этапка 14 кеше сайлап алынган.

Экспертлар комиссиясен “Татаркино” дәүләт оешмасы директоры – Миләүшә Айтуганова җитәкли. Аның составына кино белгечләре, ВГИК тәмамлаучылар, Казан театр училищесы вәкилләре, Казан дәүләт мәдәният институтының анимация кафедрасы мөдире керә.

“Анимация һәм компьютер графикасы рәссамы”; “Кино һәм ТВ костюмнары буенча рәссам”; “Уен киносы режиссурасы” һәм “Анимация һәм компьютер графикасы режиссурасы” белгечлекләре буена Татарстаннан дүрт абитуриент сайлап алынды, диелгән әлеге хәбәрдә.

Шулай итеп, яңа уку елында Дмитрий Чернышкин, Надежда Потапова, Салават Мурзанов һәм Наилә Шәфыйгуллина С.А.Герасимов исемендәге Бөтенроссия дәүләт кинематография институты (ВГИК) студентлары булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100