news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кинематографистлар киноклубы Казан тамашачысын якут фильмын карарга чакыра

Татарстан Кинематографистлар берлеге бүген Казан тамашачысын якут кинорежиссёры Дмитрий Давыдовның «Молодость» фильмын карарга Киноклубка чакыра.

«Әлеге тулы метражлы нәфис фильмның премьерасы үткән ел Мәскәү халыкара кинофестивале кысаларында күрсәтелгән иде. Без аны түләүсез күрсәтәбез. Шәп фильм – карарга килегез!» - диде Татарстан Кинематографистлар берлеге рәисе, кинорежиссёр Илдар Ягъфәров.

Татарстан кинематографистлар берлеге үз киноклубында төрле регионнарда яшәүче коллегаларының милли кинофильмнарын күрсәтә башлады.

7 апрельдә легендар башкорт шагыйре Рәми Гариповның биографиясенә нигезләнгән «Дневник поэта» фильмы күрсәтелгән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100