Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Кинематографистлар берлеге балалар өчен «Балалар кино ясый» дигән рәсем бәйгесе оештырган
Татарстан Кинематографистлар берлеге үз әгъзаларының балалары өчен «Балалар кино ясый» дип аталган рәсемнәр конкурсы уздырган.
«Балаларыбызны үзара таныштыру идеясе күптән бар иде. Ниһаять, конкурсны сәбәп итеп җыя алдык. Алар бит әти-әниләре янында кино төшерү процессын күреп үсүче балалар, татар кинематографиясенең киләчәге булырга мөмкиннәр», – ди Кинематографистлар берлеге рәисе Илдар Ягъфәров.
«Балалар кино ясый» дип аталган рәсемнәр конкурсы өчен балаларның һәрберсе үз әти-әнисенең эш процессын ясаган.
«Минем кызым минем Бардада кино төшерүемне ясаган. Әтием фольклорчы галим Рәшит Ягъфәровның туган ягы булган Барданы бик ярата ул», – дип сөйләде Илдар Ягъфәров.
Татарстан Кинематографистлар берлеге алга таба да балаларны бергә җыя торган чараларны дәвам итәргә уйлый.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз