news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Киндерле авылында төзелеп торган мегаферманың беренче бинасы ачылды
Анда Түбән Тәүде муниципаль район башлыгы Зөфәр Әхтәриев, өлкә татарлары Конгрессының башкаручы мөдире Ринат Насыйров һ.б. катнашты
Скопировать ссылку
(Төмән, 12 февраль, “Татар-информ”, Бибинур Сабирова). Шушы көннәрдәТүбән Тәүде районының Киндерле авылында төзелә торган мегаферманың беренче бинасын тантаналы ачу чарасы булып үтте. Анда Түбән Тәүде муниципаль район башлыгы Зөфәр Әхтәриев, аның төрле тармаклар буенча урынбасарлары, хуҗалык оешмалары җитәкчеләре, бик күп район белгечләре һәм мегаферманың төп инвесторы, өлкә татарлары Конгрессының башкаручы мөдире Ринат Насыйров катнашты.
Районда югары технологияләр нигезендә төзелә торган беренче мегаферма бу. Төзелеш тәмамлангач, план буенча биредә 2400 баш сыер булачак, әлегә чит илдән 1200 баш нәселле сыер китерелгән, шулардан 600 дән артыгы бозаулаган һәм савыла башлаган.
Мегаферманы төзүдә өлкә Хөкүмәте дә ярдәм күрсәтә, әмма бу эшне район башлыгы Зөфәи Әхтәриев теләктәшлеге һәм ярдәме белән инвестор Ринат Насыйров башлап җибәрде. Аның Түбән Тәүде район үзәгендәге “Молоко” сөт продуктлары эшләп чыгару предприятиесе элегрәк көненә 40 тонна сөт эшкәрткән булса, Киндерледә мегаферма эшли башлагач, 50 тоннага күтәрелгән, мегаферма тулысынча төзелеп тапшырылса, “Молоко”да көненә 100 тонна сөт эшкәртү күздә тотыла. Әйтергә кирәк, “Молоко” предприятиесе эшләп чыгарган продукциягә якташларыбыз югары бәя бирәләр, аны яратып кулланалар.
Ринат Насыйров өчен мегаферма төзү шушы төбәктәге татар авылларын – үзе туып үскән Кыткүл, укып белем алган Киндерле һәм аларга күрше Бохарин авылларын эш урыннары белән тәэмин итеп, авылларда сүнеп барган тормышны тергезеп, күтәрү максатын гамәлгә ашыру чарасы да булып тора.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2