news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда ял көннәрендә 29 градус эссе була

Татарстанда ял көннәрендә 29 градус эссе була
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Татарстанда чираттагы тапкыр суытканнан соң ял көннәрендә температура фоны шактый күтәреләчәк дип көтелә. Бу ТР Гидрометеорология үзәге фаразыннан аңлашыла.

Бүген, 23 майда, республикада термометр баганалары +16 градустан югары күтәрелмәячәк, явым-төшем көтелми. Иртәгәгә – 24 майга каршы төндә төбәк территориясендә һавада һәм туфракта -3 градуска кадәр кырау төшүе ихтималы бар.

Әмма җомга көндез +18 градуска кадәр, ә төбәкнең көнбатышында хәтта +20 градуска кадәр җылыта. Татарстан территориясендә явым-төшем булу ихтималы элеккечә аз. Төньяк-көнбатыш җиленең тизлеге секундына 12 метрдан артмаячак.

Әмма шимбә, 25 майда, төнлә һәм көндез температура күпкә югарырак була. Тәүлекнең караңгы вакытында һава +3..+8 градуска кадәр, ә республиканың көнбатышында +12 градуска кадәр җылыначак. Тәүлекнең якты вакытында исә һава +24..+29 градуска кадәр җылына. Шул ук вакытта төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә урыны белән бераз яңгырлар булырга мөмкин. Көнбатыш җиле кайвакыт секундына 16 метрга кадәр көчәячәк.

Моңарчы «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Татарстанга бу атнада кабат салкыннар кайта, әмма аннан соң янәдән җылы килә. Шулай да, май азагы төбәктә климат нормасыннан өч градуска салкынрак була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100