news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кинәт ябыгу – кан тамыры-йөрәк авыруларына китерә – медицина фәннәре кандидаты

"Шикәр чиреннән котылыйм дип, санаулы көннәр эчендә ябыгучылар йөрәк авыруына бирешә", - ди галимә.

(Казан, 13 ноябрь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Казан дәүләт медицина университетының эндокринология кафедрасы доценты, медицина фәннәре кандидаты Татьяна Никишова артык авырлыкны кинәт югалтырга ярамый, ди. Бу хакта ул бүген “Татар-информ”да узган шикәр чире авырулары мәсьәләләренә багышланган матбугат конференциясендә әйтте.
“Күпчелек пациентлар гәүдә авырлыгын тиз арада киметергә омтыла. Әмма авырлыктан кинәт котылу җитди кыенлыкларга китерә. Бу – беренче чиратта кан тамыры-йөрәк авырулары, – ди ул.
Аның сүзләренчә, тән авырлыгын этаплап төшерергә кирәк.


“Беренче ике айда атна саен ярты кило авырлык “ташлау” норма санала. Аннан соң ике-өч ай дәвамында һәр атна саен 200 граммнан күбрәк авырлык югалтырга ярамый. Өченче этапта, ел буе табиблар күзәтүе астында торырга, стабильлекне сакларга кирәк, – ди Татьяна Владимировна.
Авырлыкны гәүдә авырлыгының индексы буенча исәплиләр.
“Әгәр 1кв.метрга 30 килограмм авырлык туры килә икән, бу – тән авырлыгының артык массасы дигән сүз. Тән массасы индексы буенча исәпләгәндә, 1 кв. метрга туры килгән авырлык 25 килограммнан артса, хафалана башларга кирәк, – ди галимә.

Исегезгә төшерәбез, бүген “Татар-информ”да шикәр чире авырулары мәсьәләләренә багышланган матбугат конференциясе узды. Ул 14 ноябрь – Бөтендөнья шикәр чиренә каршы көрәш көненә багышланган иде. Ул 1991 елдан бирле Халыкара диабетиклар федерациясе тарафыннан билгеләп үтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100