news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кимчелекләрне төзәтергә кирәк булачак – Зиннәтулла Билалетдинов

"Ак Барс" хоккей командасы баш тренеры "Авангард"ны өченче тапкыр җиңгәннән соң, уенга үз бәясен бирде.

Кимчелекләрне төзәтергә кирәк булачак – Зиннәтулла Билалетдинов
Ильнар Тухбатов

(Казан, 15 март, "Татар-информ", Фәрит Салихов). "Ак Барс" хоккей командасы нәтиҗәгә ирешү өчен барысын да эшли. Команданың баш тренеры Зиннәтулла Билалетдинов "Авангард" командасына каршы бүгенге уеннан соң уздырылган матбугат конференциясендә шундый фикер җиткерде.

"Команда көрәшә һәм нәтиҗгә ирешү өчен барысын да эшли. Өченче периодта ни булдымы? Көндәшкә куып тотарга кирәк иде. Шуңа да алар тизрәк хәрәкәт итә башлады. Безгә бу мәсьәләдә кимчелекләрне төзәтергә кирәк булачак", – диде Билалетдинов.

Баш тренердан команда һөҗүмчесе Михаил Варнаков турында да сораштылар. Ул өч ел инде плей-оффта алка кертә алмый.

"Ул команда өчен кирәк булганның барын да эшли. Мин аннан канәгать", – диде остаз.

news_right_1
news_right_2
news_bot