news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ким Миңнуллин топонимик элмә такталардагы хаталарны төзәтеп булмау очрагын атады

«Ялгызлык исемен тәрҗемә итәсең икән, ике исем барлыкка килә. Бу мәсьәләгә буталчык кермәскә тиеш», - диде галим.

Ким Миңнуллин топонимик элмә такталардагы хаталарны төзәтеп булмау очрагын атады
Рамил Гали

Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Ким Миңнуллин топонимик һәм географик атамалар язылган элмә такталардагы хаталарның кайсы очракта төзәтеп булмавын әйтте.

«Кайбер элмә такталардагы хаталарны төзәтеп булмый. Мәсәлән, ялгызлык исемнәрен. Ялгызлык исемен тәрҗемә итәсең икән, ике исем барлыкка килә. Сүздә татар хәрефләре бар икән, рус телендә транскрипциягә туры килгән хәрефне куябыз. Әйтик, Чишмәле дип язабыз, «ә» хәрефе урынына «я» хәрефен куябыз. «Родниковая» димибез. Бу мәсьәләгә буталчык кермәскә тиеш», - диде ул «Татар-информ»да үткән матбугат очрашуында.

Галим Зеленодольск шәһәрен мисал буларак әйтте. «Җәмәгатьчелек безгә: «Ни өчен документларда Яшел Үзән шәһәре дип язылмый», - дип мөрәҗәгать итә. Без фән ягыннан принципларны аңлатабыз. Татар теле нигезендә, телләргә караган норматив эшләнелеш бар», - дип аңлатты ул.

«Район, авыл исемнәренең аерым очракта тарихи планда тәрҗемә ителгән вариантлары килеп чыккан. Бу - сәясәт, дәүләтләрнең бер-берсенә кушылуы, телләргә карата мөнәсәбәт, алфавитның ике-өч тапкыр алышынуы белән бәйле. Тарихи планда килгән әлеге исемнәрне тәрҗемә итеп бетерә алмыйбыз, күпчелек очракта аның белән шөгыльләнергә дә кирәкми», - диде Ким Миңнуллин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100