news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ким Миңнуллин Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры вазифасыннан китә

Ким Миңнуллин Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры вазифасыннан китә

Бүген Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры буларак Ким Миңнуллинның соңгы эш көне. Кичә ул коллегаларына гыйльми советта рәис буларак соңгы тапкыр катнашуын искәрткән.

«Әйе, бүген минем директор буларак соңгы эш көнем. Киләсе атнада яңа җитәкче тәкъдим ителер дип көтәбез», диде Ким Миңнуллин «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Ул алга таба институтта фәнни хезмәткәр булып калып фән белән шөгыльләнергә планлаштыруын әйтте. «Дөнья үзгәрә, чор үзгәрә, академик фәнгә дә яңача караш формалаша, институт белән җитәкчелек итергә дә башка кешеләр кирәк», диде ул.

  • Филология фәннәре докторы, профессор, әдәбият галиме Ким Миңнуллин 2006 елдан башлап 18 ел дәвамында Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел әдәбият һәм сәнгать институтын җитәкләде.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100