news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ким Миңнуллин татар теле буенча диссертацияләр саны кимүне зыянлы күренеш дип бәяли

Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры татар теле һәм әдәбияты буенча диссертацияләр саны кимүнең сәбәпләрен атады.

Ким Миңнуллин татар теле буенча диссертацияләр саны кимүне зыянлы күренеш дип бәяли
Султан Исхаков

(Казан, 14 июнь, “Татар-информ”, Динә Шәмсетдинова). Ким Миңнуллин татар теле буенча диссертацияләр саны кимүне зыянлы күренеш дип бәяли. Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры, профессор К. Миңнуллин “Татар-информ”да узган матбугат конференциясендә төп сәбәпләрне атады.

  • “Интертат” электрон газетасы татар теле һәм әдәбияты буенча якланган диссертацияләр санының кимүе хакында тикшерү уздырган иде. 2012 елда Татарстанда 23 диссертация якланса, 2017 елда 2гә калган.
  • Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының диссертацион советы ябылганчы (2013 елга кадәр) ел саен 12 дән алып 20гә кадәр яклау булган.

Ким Миңнуллин фикеренчә, диссертацияләр саны кимүнең 4 төп сәбәбен атады:

1. "Туксанынчы еллар башында мәктәптә, уку йортларында телгә игътибар арту белән бергә фәнни эшчәнлек белән шөгыльләнүчеләр саны да артты. Бүгенге көндә мәктәпләрдә, югары уку йортларында татар телен укыту кимеде".

2. "2013 елдагы закон нигезендә, аспирантура – югары белем бирүнең өченче баскычы итеп тәгаенләнде. Бакалавриат, магистратура, өченче баскычы – аспирантура. Дәресләргә йөрү артты, зачет-имтиханнарны тапшыру күбәйде. Югары уку йортындагы кебек өч ел дәвамында көн дә лекцияләрне тыңлау фән белән шөгыльләнүгә вакытны аз калдыра, килүчеләрнең саны да шуңа бәйле. Шуның белән бәйле аспирантларга түләү мәсьәләсе булды".

3. “Буыннар алышынуы мәсьәләсе килеп чыгу сәбәпле, 2000 еллар ахырында килгән галимнәр яклап чыкты, эшкә урнашты. Алга таба яклаулар кимүенең сәбәпләре дә шуңа бәйле”. 

4. “Аспирантурада укып чыккан кеше диссертацияне мәҗбүри рәвештә якларга тиеш дигән әйбер юк. Ул шулай ук тәэсир итә. Укып чыга, ә диссертация якланмый”.

Ким Миңнуллин диссертацияләр саны кимүнең сан ягыннан кимү Россиядәге милләтләргә зыян китерә торган мәсьәлә, дип белдерде. "Элегрәк кеше мәктәптә эшлиме, РОНОда эшлиме, шуңа карамастан, диссертация яклау – үзенә күрә дәрәҗә бирә иде. Укытучыларның да үз потенциалларын, дәрәҗәләрен күтәрә иде. Без барыбыз әле мәгърифәтчелек белән шөгыльләнәбез, шуңа бу мәсьәләләрне күтәрергә, бәлки аспирантларга билгеле бер ташламалар ясарга кирәктер. Аны Республика күләмендә күтәрергә кирәк һәм ул диссертация мәсьәләсенә генә кайтып калмый. Бу үз-үзебезне саклап калу. Укымышлы кешеләр күбрәк булырга тиеш дигән турында сүз бара", - диде ул.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100