Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ким Миңнуллин диалектларны тиешле дәрәҗәдә өйрәнү ни өчен кирәк булуын аңлатты
«Диалектларны тиешле дәрәҗәдә өйрәнмибез икән, халык иҗатының борынгы дастаннарын, әдәбиятның борынгы һәм урта гасыр чыганакларын , башка жанр үрнәкләрен дә тиешле дәрәҗәдә өйрәнә алмыйбыз», — диде ул.
(Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). ТР Фәннәр Академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры, филология фәннәре докторы Ким Миңнуллин диалектларны тиешле дәрәҗәдә өйрәнү ни өчен кирәк булуын аңлатты.
Ул «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында төрле җирлекләрдә халык иҗатын, сәнгатьне, киемнәрен, яшәү рәвешен, торак пунктларны, тел үзенчәлекләрен, кабер ташларын өйрәнгәндә, галимнәр телгә бәйле материал белән очрашканын искәртте.
«Телибезме-юкмы, фәнни хезмәткәр диалектология фәне белән турыдан- туры эшли. Халкыбызның олы тарихлы булуын, күп географик җирлекләрдә, күп халыклар белән янәшә торуын һәм башка үзенчәлекләрен шулай өйрәнәбез. Ни өчендер аерым очракларда диалектология фәненә, диалектларны өйрәнүгә карата аңлашылмаган мөнәсәбәт сизелә. Бу халыкны таркатуга китерә диген фикер яңгырый», — ди Ким Миңнуллин.
«Сәхнә» журналын алып карасагыз, Дөбьяз сөйләшенә бәйле сорауга «диалектология бернигә дә кирәкми торган фән» дигәнрәк сүз әйтелә. Мондый сүзләрдән китәргә кирәк. Бию ансамбле концертына барабыз икән, рәттән Әстерхан татарлары, себер татарлары биюе һәм башкалар китә. Татарның милли киемнәре, милли бизәкләре күптөрле, бай дип мактанабыз. Ни өчендер телгә барып җиткәч, шундый сүзләр килеп чыга», — дип белдерде ул
Ким Миңнуллин әйтүенчә, һәр юнәлешебез диалектология фәненә турыдан-туры бәйле. «Диалектларны тиешле дәрәҗәдә өйрәнмибез икән, халык иҗатының борынгы дастаннарын, әдәбиятның борынгы һәм урта гасыр чыганакларын да, кабер ташларын, җырларны, башка жанр үрнәкләрен дә тиешле дәрәҗәдә өйрәнә алмыйбыз», — дип ассызыклады Ким Миңнуллин.
Ул төрле җирлекләрдә яшәгән милләттәшләребезнең сәнгать юнәлешендәге барлык терминологиясен өйрәнү дә диалектологиягә катнашмыйча уза алмаганын әйтте. «Диалектология — катлаулы фән. Диалектология юнәлешендә эшәүчеләр аз — бу юнәлештә 2-3 кеше генә эшли», — диде Тел институты директоры.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз