Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ким Миңнуллин: Башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалекты турында блогерлар гына әйтә
Фәннәр академиясендә моның белән шөгыльләнүче галимнәр юк, диде ИЯЛИ институты директоры.
(Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). ТР Фәннәр Академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты (ИЯЛИ) директоры, филология фәннәре докторы Ким Миңнуллин сүзләренчә, башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалекты турында бары блогерлар гына сүз алып бара.
«Соңгы вакытта әлеге диалект турында сүз бара икән, Башкортстан Фәннәр академиясендә кичә, бүген махсус шушы юнәлештә эшләүче галимнәрнең берсе дә юк. Анда барысы да без белмәгән, ишетмәгән, тел белеменә, башкорт телен, гомумән, төрки телләрне өйрәнүгә бөтенләй якын булмаган блогерлар шөгыльләнә», — диде ул «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә.
«Алар башкорт телен ни дәрәҗәдә беләдер — әйтә алмыйм, ләкин анда галимнәр юк», — диде Ким Миңнуллин. Аның фикеренчә, башкорт теленең диалекты икән, ул телевидение, радиода ишетелергә тиеш.
«Һичьюгы, дәүләт телевидениесендә, радиосында, рәсми чыгышларда Башкортстанда дәүләт теле булган башкорт теле белән параллель рәвештә әлеге диалект та яңгырарга тиештер дип уйлыйм инде, ә без аны ишетмибез, күрмибез. Һичьюгы, башкорт дәүләт телен формалаштыруда турыдан-туры катнашкан булырга тиештер инде бу диалект», — дип искәртте Ким Миңнуллин.
Тел институтының өлкән фәнни хезмәткәре Алинә Хөсәенова әйтүенчә, төньяк-көнбатыш районнарда башкорт теленең диалекты диләр икән, димәк, анда төш башкорт теле элементлары булырга тиеш. Ягъни, башкорт теленең башка диалектларына хас булган төп элементлары булырга тиеш. «Мәсәлән, фонетикага килсәк, тартыклар системасында „с, һ“ авазларын куллану башкорт теленең специфик үзенчәлеге. Әлеге территорияләрдә бу үзенчәлек юк», — диде.
«Диалектлар системасы диасистема дип атала. Бөтен диалектларда, сөйләшләрдә таралган үзенчәлекләр төш элемент дип атала. Мәсәлән, чиләк сүзенең диалекталь элементы — бидрә. Ә периферия элементлары берникадәр үзенчәлек алган элементлар», — диде Алинә Хөсәенова.
Ул бу районнарда татарлар һәм башкортлар дустанә мөнәсәбәттә яшәүләрен әйтте. «Татарча сөйләшә белгән башкортлар да бар, башкортча сөйләшә белгән татарлар да бар, ләкин алар нинди милләттән булуларын ачыктан- ачык таныйлар. Телдән чыгып, ниндидер милләткә күчерү урынсыз дип саныйм», — ди Алинә Хөсәенова.
«Башкортстанда төньяк-көнбатыш сөйләшләрне берничек тә башкорт теле диалекты дип түгел, татар теле сөйләше дип әйтәбез», — дип җөпләде Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директорының фән буенча урынбасары Олег Хисамов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз